Теләче районында сиделка хезмәтеннән ике аз хәрәкәтләнүче граждан файдалана

2023 елның 3 ноябре, җомга

Россия Президенты В. В. Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2019 елдан башлап стационарны алмаштыручы «Сиделка» технологиясе гамәлгә ашырыла.

Бүгенге көндә районда караучылар хезмәтеннән үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан ике аз хәрәкәтләнүче граждан файдалана. Озак вакыт карау социаль пакеты кысаларында сиделкалар аларга көненә дүрт сәгать бушлай социаль хезмәтләр күрсәтәләр: санитар-гигиена процедуралары күрсәтү, ризык әзерләү, ашату, кием алмаштыру, тернәкләндерү чаралары, сәламәтлекләрен һәм хәлләрен күзәтү.

Сиделкалар даими рәвештә практик күнекмәләрен һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан Карау мәктәбе дәресләренә йөриләр. Проект ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләрнең гаиләдә калуы һәм кирәкле тулы ярдәм алуы өчен барлык шартлар да тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International