«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр аграр көллиятендә булып кайттылар

2023 елның 3 ноябре, җомга

Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова аграр көллиятенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырды. Чара балаларны әлеге уку йортында алып була торган һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Көллият педагоглары кабинетлар һәм остаханәләр буенча экскурсия үткәрделәр. Балалар уку процессын күзәтә һәм хәтта җиһазлар белән эшләп карый алдылар. Тормыш иминлеге нигезләре кабинетында студентлар балаларны тренажерларда трактор һәм җиңел автомобиль йөртергә, ә кулинария дәресендә – печенье пешерергә өйрәттеләр.

Танып белү чарасы чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International