Шушы көннәрдә тагын бер эре предприятие, «Алабуга» МИЗ – «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, учреждениегә хәйрия нигезендә 10 комплект яңа карават һәм матрас, шулай ук тузан суырткычлар бирде. Барлык җиһазлар инде җыелган һәм Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең бүлмәләрендә урнаштырылган.
Учреждение администрациясе һәм социаль хезмәт алучылар «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖгә һәм шәхсән генераль директор Эджевит Октемга хәйрия ярдәме күрсәткәне өчен, «Комус» ҖЧҖгә караватлар җыю өчен белгеч биргән өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.