Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты копилкасына тагын бер җиңү өстәлде.
ТР Югары суды судьялары – «Фемида» хоккей клубы уенчыларының хәйрия ярдәме белән Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәтләрен алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел котлаулары ачылды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Казан шәһәреннән волонтер студентлар – «Поляр балкышы» кар десанты отряды килде.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова «көмеш» яшьтәге волонтерлар һәм приют тәрбияләнүчеләренең кич утыруларын үткәрде.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч социаль хезмәтләр алучылар белән практик чара үткәрде, аның барышында тегү төрләре белән таныштырды һәм тукыма белән эшләргә өйрәтте.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар заманча технологияләрне үзләштерә. Күпләр компьютер түгәрәгенә йөри, анда учреждение белгечләре җитәкчелегендә ноутбук һәм төрле җайланмалардан файдалану нигезләрен үзләштерәләр.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Ирина Вдовина танып белү дәресе үткәрде. Чара барышында балалар Яңа елның барлыкка килү тарихына чумдылар, бәйрәмнең элек кайчан һәм ничек үткәрелгәнен белделәр.
Яңа ел алдыннан Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары өчен «My family» кафесында әкият тамашасы оештырылды.
Яңа ел алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары, волонтер Алия Зәйнетдинова белән берлектә, хуш исле сабын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
23 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Сәүдә шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырылды. Аларның икесендә, Ямашев һәм Батыршин урамнарында, Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүмати кампания үткәрде.