Казанның мәшгульлек үзәге беренче тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә мәгълүмати кампания оештырды

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

23 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Сәүдә шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырылды. Аларның икесендә, Ямашев һәм Батыршин урамнарында, Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүмати кампания үткәрде.

Татарстанның ике эре предприятиесе – «Казан вертолет заводы» АҖ һәм «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП – предприятиеләр эшчәнлеге, вакантлы эш урыннары турында гражданнарга хәбәр иттеләр, мәгълүмати буклетлар тараттылар. Барлыгы 450дән артык кеше колачланды.

Бер көн алдан, 22 декабрьдә, шундый ук акция метро станцияләрендә оештырылган иде. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча мәгълүмати кампания кысаларында шул ук ике завод вәкилләре татарстанлыларга предприятие, булган буш эш урыннары турында сөйләделәр, мәгълүмати материал тараттылар.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган акциядә 300дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International