Яңа ел алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары, волонтер Алия Зәйнетдинова белән берлектә, хуш исле сабын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 22 декабрьдә Яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Учреждение белгече социаль хезмәтләр алучыларны махсус онлайн-программалар белән таныштырды. Чарада биш кеше катнашты.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар прәннекләр бизәргә өйрәнде. Мастер-классны яшь кондитер Мелания Әхмәтҗанова үткәрде.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кәгазь пластика техникасында ел символы – аждаһа ясадылар.