Шушы көннәрдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы урман» исемле мавыктыргыч төркемле дәрес булып узды. Чараны учреждение логопедлары һәм дефектологлары үткәрде.
19 декабрьдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең бобиль офисы «Большие Ключи» озак вакытлы тернәкләндерү наркология үзәгенә китте.
Район мәдәният йортының үзешчән сәнгатендә катнашучылар Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә Яңа ел бәйрәме бүләк иттеләр.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2024 елның гыйнварында ял көннәре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне анализлау һәм төзү» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада алты йөкле хатын-кыз катнашты.
Социаль хезмәтләр алучы, тыл хезмәтчәне Николай Ереминга 95 яшь тулды. Аны Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Светлана Гыйбадуллина, Ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Татьяна Бурумова, интернат-йорт директоры Лилия Кузовкина котладылар.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрелде. Хезмәткәрләргә янгын вакытында эш итү, хәбәр итү тәртибе, янгынны сүндерү, эвакуация үткәрү турында искә төшерделәр.
Бүген ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында 2024 елда «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чара видео-конференц-элемтә форматында узды.
Быел Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Яшьләрне эшкә урнаштыру буенча иң яхшы практикаларның бөтенроссия конкурсы үткәрелде.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2024 елның гыйнварында ял көннәре турында күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.