«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Яңа Ел теләкләрен әйттеләр

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Ирина Вдовина танып белү дәресе үткәрде. Чара барышында балалар Яңа елның барлыкка килү тарихына чумдылар, бәйрәмнең элек кайчан һәм ничек үткәрелгәнен белделәр.

Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, биеделәр. Шулай ук теләгән һәркем Кыш Бабайның киемен киеп, бераз сихерче була алды. Балалар чыршыга уенчыклар элделәр һәм теләк әйттеләр.

Ирина Вдовина сүзләренчә, бу чара балаларның күзаллауларын киңәйтергә, Яңа ел атмосферасын булдырырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International