Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов килде. Ул социаль хезмәт алучыларга татлы бүләкләр һәм зур Яңа ел тортлары тапшырды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел тамашасы булды. Социаль хезмәтләр алучыларны котларга Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова килде.
Казанның Идел буе районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәргән эш нәтиҗәләре буенча, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы карары белән ике бала «Дуслык» һәм «Тургай» приютыннан гаиләләренә кайтарылды.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында башкарма комитетның социаль үсеш буенча җитәкчесе урынбасары Надир Курамшин булды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышкы бәйрәмнәргә традицион рәвештә котлау плакатлары әзерлиләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр үз куллары белән оригиналь теләкләр, төсле рәсемнәр, кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән стенгазеталар ясыйлар.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Яңа ел могҗизалары» дигән чара оештырдылар. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Яңа ел каникуллары алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен бәйрәм концерт программалары оештырылды.
1 сентябрьдән 18 декабрьгә кадәр Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, спорт һәм мәдәният оешмаларының «ВКонтакте» социаль челтәре төркемнәре (берләшмәләре) арасында 2023 елда иң яхшы төркем (берләшмә) бөтенроссия интерактив конкурсы узды. Конкурсны оештыручы – «ПРОФЛИДЕР» мәгариф үзәге.
Билгеле булганча, янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк, шуңа күрә янгынны кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары турында күзаллаулар формалаштыру бәла-казаны кисәтүнең мөһим шарты булып тора.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Яңа ел алдыннан сәламәтлекләре аркасында бәйрәмнәргә йөри алмаган балаларны игътибарсыз калдырмыйлар.