Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышкы бәйрәмнәргә традицион рәвештә котлау плакатлары әзерлиләр. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр үз куллары белән оригиналь теләкләр, төсле рәсемнәр, кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән стенгазеталар ясыйлар.
«Мондый стенгазеталар теләсә кайсы бүлмәнең бизәге булып тора, ә аларны ясау – һәркем өчен кызыклы итеп вакыт үткәрү», – ди Наталья Котова.
Стенгазеталар авторларына аларның иҗат җимешләрен башкалар яратып укуы бик ошый – бу социаль хезмәтләр алучыларны процесска кушылырга этәрә. Төркемле эш барышында кәеф яхшыра, интернат-йортта яшәүчеләрнең когнитив һәм коммуникатив күнекмәләре, вак кул моторикасы үсә һәм саклана.