Яңа ел алдыннан социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр гаиләләренә кайттылар

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның Идел буе районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәргән эш нәтиҗәләре буенча, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы карары белән ике бала «Дуслык» һәм «Тургай» приютыннан гаиләләренә кайтарылды.

Социаль приютта балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча «Өйгә юл» практикасы соңгы елларда Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гамәлгә ашырыла. Практика – гаилә бәйләнешләрен торгызу, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү приютындагы балигъ булмаганнарны гаиләләргә кайтаруны тәэмин итү буенча комплекслы, адреслы тернәкләндерү эшенең этаплы системасы. Социаль хезмәтләргә карамаган медицина, психологик, педагогик, юридик, социаль һәм башка ярдәм күрсәтү өчен ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә профилактика системасы учреждениеләре, ирекле нигездә – коммерциячел булмаган оешмалар, волонтерлык берләшмәләре җәлеп ителә.

Гаиләләр белән зур комплекслы эш башкарылды: ата-аналарны алкогольгә бәйлелектән дәвалауда, эшкә урнашуда, торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү, уңай гаилә мөнәсәбәтләрен торгызу эше, «Душа России» волонтерлар берләшмәсе ярдәмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Уңай нәтиҗәләрне контрольдә тоту һәм ныгыту максатыннан гаиләләр белән эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International