Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел тамашасы булды. Социаль хезмәтләр алучыларны котларга Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова килде.
Хезмәткәрләр үз көчләре белән Яңа ел чарасын үткәрделәр. Ул күңелле уеннар, конкурслар һәм шаян викториналар белән үрелеп барды. Һәркем импровизацияләнгән сәхнәгә чыгып, тамашачылар алдында чыгыш ясый алды.
Мобиль булмаган социаль хезмәт алучыларны бүлмәләрдә котладылар.
Чара ахырында интернат-йортта яшәүче һәр кеше татлы бүләк алды.