Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар өчен җырлар, биюләр белән кызыклы программа оештырылды.
2024 елда биш көнлек эш атнасында 1–8 гыйнвар ял көннәре булачак.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Яңа ел чаралары узды.
Кичә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.
28 декабрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел бәйрәме узды. Балаларга бүләкләр белән шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева, «Татнефть» ГАҖ вәкиле Илшат Андарҗанов һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре килде.
Иң тылсымлы бәйрәм алдыннан Чистай медицина училищесы волонтерлары отряд кураторы Татьяна Парамонова белән бергә «Юлдаш» интернат-йортының аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган социаль хезмәт алучыларын Яңа ел белән котладылар. Кунаклар концерт куйдылар, һәркемгә татлы бүләкләр тараттылар.
Яңа ел алдыннан Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Яңа ел бәйрәме оештырдылар.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзенең социаль хезмәтләр алучыларын Яңа ел белән котлауны дәвам итә.
29 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Күңелле эстафета» физкультура-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Аның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне спорт конкурслары һәм эстафеталар кебек сәламәтләндерү эшләренә җәлеп итү аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
28 декабрьдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел чарасы узды. Кунаклар – балалар һәм аларның әти-әниләре.