Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов килде. Ул социаль хезмәт алучыларга татлы бүләкләр һәм зур Яңа ел тортлары тапшырды.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Алина Матвеева да барысын да Яңа ел белән котлады. Ул конфетлар салынган Яңа ел капчыгы һәм Казанның 19 нчы гимназиясе укучылары ясаган открыткалар бүләк итте.
Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Алеева һәм интернат-йорт директоры Танзилә Васильевадан котлаулар яңгырады.
Чара дәвамында «Калинушка» халык фольклор ансамбле коллективы җыелганнарны Яңа ел җырлары белән сөендерде.