ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

6 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Организмны сәламәтләндерүнең нәтиҗәле ысулы буларак пилатес» дигән темага дәрес оештырдылар. Чарада 10 кеше катнашты.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе дәресләре уңышлы үткәрелә. Тәрбияче Ксения Хваткова аларга барлык социаль хезмәтләр алучыларны, шул исәптән аз хәрәкәтләнүчеләрне дә җәлеп итә. Аның сүзләренчә, бу технология тәрбияләнүчеләрнең хәтерен, вак моторикасын үстерүгә ярдәм итә, аларның эмоциональ халәтен тотрыклы итә.

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре, медицина десанты белән берлектә, Мәмәт авылында өйдә социаль хезмәт алучыларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр.

Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсенең баш белгече Фирая Юнысова белән берлектә агитация-профилактика чарасы – «Балачак иминлеге» акциясе уздырылды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга баралар.


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мобиль укыту» интернет-проекты дәвам итә. Бүген аңа яңа катнашучы – Любовь Малкова кушылды. Аны интернат-йортта һәм шәһәрнең башка социаль учреждениеләрендә яхшы беләләр. Любовь Малкова бик актив һәм энергияле кеше, даими рәвештә чараларда катнаша, җырларга ярата. Шуңа күрә аның да компьютер һәм Интернет кулланырга өйрәнергә теләгәненә гаҗәпләнәсе юк.

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Футука» җиһаз фабрикасында булдылар. Балалар җитештерү цехларын күрделәр, белгечләрнең эшен күзәттеләр, җиһазлар ясау процессы һәм этаплары турында белделәр.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә агачы ботаклары» дигән уен үткәрде. Чараның максатлары: гаилә әгъзалары арасындагы элемтәләрне ныгыту, кызыклы уен аша үз нәселеңнең тарихын өйрәнү.

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ләйсән Вәлиулова, Хезмәт һәм сугышчан дан музее хезмәткәре Тамара Нигъмәтуллина белән берлектә, Буа шәһәренең лицей-интернаты укучылары өчен чара оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International