Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Футука» җиһаз фабрикасында булдылар. Балалар җитештерү цехларын күрделәр, белгечләрнең эшен күзәттеләр, җиһазлар ясау процессы һәм этаплары турында белделәр.
Кызыклы экскурсия барышында балалар балта остасы, буяучы, җиһаз җыючы, дизайнер, конструктор, тегүче кебек һөнәрләр белән таныштылар.
Чарада 11 инвалид бала катнашты.