Буа шәһәре укучылары өчен музейга экскурсия оештырдылар

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ләйсән Вәлиулова, Хезмәт һәм сугышчан дан музее хезмәткәре Тамара Нигъмәтуллина белән берлектә, Буа шәһәренең лицей-интернаты укучылары өчен чара оештырдылар.

Балалар өчен музей буйлап экскурсия үткәрделәр, экспонатлар турында сөйләделәр. Чарада почетлы тимер юлчы, ветеран Илгиз Нигъмәтуллин катнашты. Ул укучыларга Идел буе рокадасы төзелеше тарихы, Бөек Ватан сугышы чорында якташларының батырлыклары, Сталинград сугышында җиңү өчен юлның әлеге участогының стратегик әһәмияте турында сөйләде.

Ахырда, балалар алган белемнәрен ныгыта алсын өчен, оештыручылар викторина үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International