Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга баралар.
Чираттагы чара барышында социаль хезмәтләрнең эш графигына, индивидуаль программаларга һәм килешү шартларына туры килүе һәм вакытында күрсәтелүе ачыкланды. Социаль хезмәтләр алучылардан шикаятьләр килмәде, алар хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать.
Шулай ук комплекслы үзәк белгечләре ике гариза бирүчегә барып, аларның карауга мохтаҗлык дәрәҗәсен билгеләделәр һәм матди-көнкүреш шартларын тикшерделәр. Бу чаралар алга таба социаль хезмәтләр күрсәтү кирәклеге турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.