Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсенең баш белгече Фирая Юнысова белән берлектә агитация-профилактика чарасы – «Балачак иминлеге» акциясе уздырылды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Әңгәмә барышында җәяүлеләрнең, пассажирларның куркынычсыз тәртибе кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучыларга кышкы чорда юлның үзенчәлекләре һәм балаларның нинди күңел ачулары аеруча куркыныч булуы турында искә төшерделәр. Ата-аналарны балаларын юл буенда караусыз калдырмаска һәм балаларын уңай мисаллары белән тәрбияләргә өндәделәр.
Материалны ныгыту өчен «Сакла» порталыннан фильмнар күрсәтелде. Барлык тыңлаучылар да файдалы тематик бүләкләр алдылар.