Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә квалификацияле адвокат Равил Сәйфетдинов белән очрашу булды. Чарада көндезге тору, наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлекчәләре тәрбияләнүчеләре, шулай ук Актив озын гомерлелек мәктәбендә булучылар катнашты.
Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының әби-бабайларын «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр котларга килде. Алар котлау открыткалары бүләк иттеләр, җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Сигаева һәм өй бүлеге мөдире Наталья Полякова Нина Артюхина янына бардылар. Әбигә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернет-йортында яшәүче Людмила Белоусова ил өчен катлаулы чорда үзен чын патриот итеп күрсәтте. Ул алгы сызыкка җибәрер өчен 10 пар җылы йон әйберләр тапшырды. Аларны ул ике атна эчендә бәйләде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен оештыру күркәм традициягә әверелде.
3 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дулкын-16» иҗтимагый оешмасы вәкилен һәм үзәк хезмәткәрен каршы алдылар, аларны әле күптән түгел генә махсус хәрби операция уздыру зонасына озатканнар иде. Хезмәткәрләр, ата-аналар һәм балалар дулкынланып һәм өмет белән аларның кайтуын көттеләр.
Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы чакыруы буенча «ГАГАРА» АКБО директоры Татьяна Синицына «МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм» темасына семинар-практикум уздырды.
3 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында психолог ата-аналар өчен мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Өй шартларында арт-терапия куллану турында сөйләштеләр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
1 сентябрь–13 декабрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты «Дөньяны бергә буярбыз!» конкурсы уздыра. Конкурста аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.