Тәрбиягә алынган әби янына социаль өлкә хезмәткәрләре килеп китте

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Сигаева һәм өй бүлеге мөдире Наталья Полякова Нина Артюхина янына бардылар. Әбигә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International