Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының әби-бабайларын «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр котларга килде. Алар котлау открыткалары бүләк иттеләр, җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр.
«Тәтеш балкышы» социаль хезмәткәрләре дә үз карамагындагыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Өлкән буын кешеләренә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары ясаган открыткалар бүләк иттеләр.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен иҗади дәрес үткәрелде. Тәрбияче Гөлзәйнәп Габделхаковна балаларга бәйрәмнең тарихын сөйләде, аннары балалар әби-бабаларына бәйрәм открыткалары ясадылар.
