Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә квалификацияле адвокат Равил Сәйфетдинов белән очрашу булды. Чарада көндезге тору, наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлекчәләре тәрбияләнүчеләре, шулай ук Актив озын гомерлелек мәктәбендә булучылар катнашты.
Адвокат социаль-хокукый мәсьәләләр буенча консультация үткәрде. Чарада катнашучылар үз хокукларын ничек якларга, мирас һәм васыять мәсьәләләрен ничек ачыкларга, мошенниклык яки туганнары, танышлары тарафыннан хокуксыз мөгамәлә очрагында ничек эш итәргә кирәклеге турында сораулар бирделәр. Конкрет тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар.