ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балалар һәм психологик-педагогик ярдәмгә мохтаҗ аларның ата-аналары өчен татулашу хезмәте кабинеты ачылды.

26 ноябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова «Кулинар мәктәп» түгәрәгендә дәрес үткәрде. Чарада өлкән мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Тәм-томнарны ничек ясыйлар? Бу сорауга җавапны Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр «Эссен Продакшн АГ» кондитер фабрикасында булып белделәр. Инвалидлар ункөнлеге алдыннан предприятиегә мавыктыргыч экскурсия мөдир Лилия Ситдыйкова тарафыннан оештырылды.

Бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Минем пешекче буласым килә – мине өйрәтсеннәр» дигән уен уздырдылар.

26 ноябрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Хәтер музеенда чираттагы музей дәресендә булдылар.


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә китерүне дәвам итә.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре # ЮмартСишәмбе акциясенә кушылды. Бу хәйрия көне, аның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм күпсанлы кешеләрне хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү.

Ата-аналарны балалар белән уйнау күнекмәләренә өйрәтү – тернәкләндерү процессының мөһим өлеше. Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Фребель бүләкләре» уен технологиясен кулланып, уртак мастер-класс үткәрделәр.

26 ноябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Ул Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә даими уза.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International