Яшел Үзән тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класс уздырдылар

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Ата-аналарны балалар белән уйнау күнекмәләренә өйрәтү – тернәкләндерү процессының мөһим өлеше. Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Фребель бүләкләре» уен технологиясен кулланып, уртак мастер-класс үткәрделәр.

Катнашучылар бергәләп әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларны киңәйтә торган, иҗади күзаллауны, фантазияне үстерә торган, сенсорлы үсешкә, вак моториканы үстерүгә ярдәм итүче, коллективта эшли белүне формалаштыручы биремнәрне үтиләр.

Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый мастер-класслар уңай нәтиҗәләр бирә. Уртак иҗат атмосферасы тәрбияләнүчеләрнең эчке киеренкелеген бетерә. Алар активлаша, инициативалы була, продуктив эшчәнлек белән кызыксына, иҗат итәргә тырыша, өлкәннәр һәм бер-берсе белән аралашырга өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International