26 ноябрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Хәтер музеенда чираттагы музей дәресендә булдылар.
«Дөнья кошы» дәресе башында музей хезмәткәрләре балаларга Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет солдатлары һәм офицерлары турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып солдат капчыгының эчтәлеге белән таныштылар.
Тәрбияләнүчеләргә томшыгында зәйтүн ботагы булган күгәрченнең Бөтендөнья тынычлык тарафдарлары конгрессы символына әйләнүе турында сөйләделәр. Аннары балалар Бөек Ватан сугышы вакытында күгәрченнәрнең шифрлар һәм башка мөһим документларны китереп, бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүләре турында мультфильм карадылар. Күгәрчен-элемтәчеләрне нигездә армия разведкасында һәм оператив элемтәдә файдаланганнар.
Соңыннан балалар музей хезмәткәрләре җитәкчелегендә кәгазьдән ак күгәрчен ясадылар.