Тәм-томнарны ничек ясыйлар? Бу сорауга җавапны Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр «Эссен Продакшн АГ» кондитер фабрикасында булып белделәр. Инвалидлар ункөнлеге алдыннан предприятиегә мавыктыргыч экскурсия мөдир Лилия Ситдыйкова тарафыннан оештырылды.
Корпоратив мәдәниятне үстерү буенча белгеч Эльмира Хәкимова һәм PR-менеджер Алинә Шәйхетдинова кунакларны кондитер фабрикасы тарихы, аның уңышлары белән таныштырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар «Эссен Продакшн АГ» кондитер фабрикасының Россиядә алдынгы кондитер әйберләре җитештерүчеләр бишлегенә керүен, тәүлегенә 10 млн артык конфет чыгаруын белделәр.
Чарада катнашучылар продукция җитештерелә торган цехларда булдылар, тәм-томнардан авыз иттеләр. Кунаклар җиһазларның, белгечләрнең эшен, кондитер эшләнмәләрен җитештерүнең технологик процессларын күзәттеләр.