22–24 ноябрь көннәрендә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әни яулыгы» акциясе узды.
26 ноябрь көнне Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4 нче спорт мәктәбе җитәкчесе катнашында ачык ата-аналар көне узды.
30 ноябрьдә Казан Ратушасыннан III Республика инклюзив балының онлайн трансляциясе узачак. Трансляция сәгать 16:45 башлана.
26 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чарада сәүдә-икътисад техникумы студентлары булды.
«Нур» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Бөтенроссия психологлар көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.
Яр Чаллының «Кояшкай» балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне кысаларында мастер-класс узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бик матур чарада – инклюзив балда катнаштылар.
Һөнәри юнәлеш бирү чараларын уздыру кысаларында «Инклюзив мохит» автоном коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы «КамАЗ-Мастер» – дөнья автоспортының иң титуллы командаларының берсе музеена экскурсия оештырды. Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр галерея һәм цехта булдылар, анда инде 36 ел төрле раллида катнашучы легендар спорт машиналары җитештерелә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үзләренең иске дусларын каршы алдылар. Концерт программасы белән янәдән Казаннан шагыйр-җырчы Евгений Скрябин килде.
Бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме яшьләре өчен «Юлда куркынычсызлык» темасына дәрес үткәрделәр.