Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре # ЮмартСишәмбе акциясенә кушылды. Бу хәйрия көне, аның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм күпсанлы кешеләрне хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү.
Учреждение хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм җыю кысаларында токмач кистеләр, үлән чәйләре әзерләделәр, ә хезмәттәшләре Рәис Садыйковка исемле бүләк ясадылар.
Өй токмачы әзерләү өчен 10 килограмм он һәм 20 йомырка китте. Берәүләр токмач кискән арада, башка хезмәткәрләр үлән чәйләрен пакетларга тутырдылар.