«Кайгырту» приютында балалар кулинария дәресендә катнаштылар

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова «Кулинар мәктәп» түгәрәгендә дәрес үткәрде. Чарада өлкән мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Хезмәт буенча инструктор белән бергә балалар кекс пешерергә өйрәнделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр кексның барлыкка килү тарихын белделәр, камыр әзерләү процессының технологик картасын карадылар, көнкүреш электр приборлары белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар.

Чара тәрбияләнүчеләргә кирәкле теоретик һәм практик белем һәм күнекмәләр алу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International