26 ноябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Ул Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә даими уза.
Очрашу барышында ата-аналар һәм шәһәрнең дәүләт хезмәтләре вәкилләре арасында актив һәм ышанычлы диалог булды. Экспертлар социаль ярдәм чаралары турындагы күп кенә сорауларга җентекләп җавап бирделәр. Табиблар медицина ярдәме, дарулар белән тәэмин итү, мөрәҗәгать итү процессы һәм яңадан тикшерү узу өчен документлар әзерләү турында консультацияләр бирделәр. Шәһәрнең социаль учреждениеләре җитәкчеләре балаларны гына түгел, ә тормыш эшчәнлеге чикләнгән өлкәннәрне дә социализацияләү һәм активлыгын арттыруның яңа проектлары турында сөйләделәр.
Полиция вәкиле мәгълүмати куркынычсызлык, мошенниклыкның иң киң таралган фактлары турында сөйләде.