Биектау районында татулашу хезмәте кабинеты ачылды

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балалар һәм психологик-педагогик ярдәмгә мохтаҗ аларның ата-аналары өчен татулашу хезмәте кабинеты ачылды.

27 ноябрьдә үзәк психологы балигъ булмаган бала белән «Аралаша белү» темасына дәрес үткәрде. Дәрес аралашу проблемаларын, конфликтларны хәл итүгә һәм психологик техникалар кулланып, кризистан чыгу юлларын табуга юнәлдерелгән иде.

Шулай ук үсмернең ата-анасына бала белән аралашуны үстерү буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International