ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль медиация» технологиясе буенча эш алып барыла. Социаль эш технологиясе буларак медиация якларның иреклелеге, нейтральлеге, конфиденциальлеге һәм тигез хокуклылыгы принципларына нигезләнә, шулай ук медиация үткәрү этаплары катгый үтәлә.

Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыра торган технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре өчен бәйрәм чаралары уздырылды.


7
март, 2025 ел
җомга

Үсеп килүче буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү дәресләре кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Армия көне» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Чара Ватанны саклаучылар елына багышланган.

2024–2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәме белән Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Үзенең 95 яшьлек юбилеенда тыл хезмәтчәне, Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы Александра Кудряшова «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләнде.

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Вера Новикова спикер сыйфатында Татарстанның гомуми белем бирү оешмалары психологлары өчен «Озакка сузылган һәм экстремаль стресс шартларында халыкка психологик ярдәм күрсәтүне оештыру проблемалары» дигән республика форумында катнашты.

Арча районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә татар орнаменты төшерелгән уникаль шарфлар ясау буенча мастер-класс узды.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен мәдәни-агарту чарасы оештырдылар.

Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы яшүсмерләр Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге оештырган чарада катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International