Юбилеенда тыл хезмәтчәне медаль белән бүләкләнде

2025 елның 7 марты, җомга

Үзенең 95 яшьлек юбилеенда тыл хезмәтчәне, Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы Александра Кудряшова «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләнде. Бүләкне тантаналы рәвештә «Татбурнефть» ИК» ҖЧҖ ветераннар советы коллективы тапшырды.

Бу гаҗәеп хатын-кызга бик күп ихлас һәм җылы сүзләр әйтелде. Ул котлаулары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм үткән тормыш юлы турындагы кадерле истәлекләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International