«Шәфкать үзәге» учреждениесендә бәйрәм алды мастер-классы узды

2025 елның 7 марты, җомга

Арча районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә татар орнаменты төшерелгән уникаль шарфлар ясау буенча мастер-класс узды.

Волонтер, кул эшләре остасы Ләйсән Сабирова социаль хезмәтләр алучыларга тукымага махсус буяулар белән рәсем ясау техникасын үзләштерергә булышты. Ул бик теләп төсләрнең гармонияле ярашуы, контурларны дөрес ясау һәм күләмле эффектлар булдыру серләре белән уртаклашты.

Әзер шарфлар 8 Мартка истәлекле бүләк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International