Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы яшүсмерләр Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге оештырган чарада катнаштылар.
«Опека» үзәге белгечләре яшүсмерләргә социаль хезмәткәр һөнәренең җәмгыятьтә мөһим роль уйнавы турында сөйләделәр. Кадрлар үзәгенең әйдәп баручы белгече балалар белән һөнәри юнәлеш бирү тесты үткәрде.