Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль медиация» технологиясе буенча эш алып барыла. Социаль эш технологиясе буларак медиация якларның иреклелеге, нейтральлеге, конфиденциальлеге һәм тигез хокуклылыгы принципларына нигезләнә, шулай ук медиация үткәрү этаплары катгый үтәлә.
Шушы көннәрдә әлеге технология буенча чара 3 нче социаль участокта узды. Эш барышында белгеч конфликтның һәр ягы белән әңгәмә үткәрә, клиентның соравын һәм аның компромисска әзерлеген билгели.
Социаль медиация конфликтларны һәм бәхәсләрне җайга салуның нәтиҗәле методы булып тора һәм кайбер өстенлекләргә ия. Әлеге технология ярдәмендә медиатив ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче күпчелек гаиләләр арасында уңай динамика күзәтелә.