Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше). Шулай итеп, 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Бүген 7 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән яшь әнине – махсус хәрби операция сугышчысының хатынын чыгардылар. Татарстан Республикасы исеменнән бала табучы хатын-кызга бүләккә балалар кирәк-яраклары комплекты тапшырдылар.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 34 562 берәмлекне тәшкил итте.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен тукучылык буенча мастер-класс оештырылды. Дәресне Ивановск өлкәсендә туку фабрикасында эшләгән профессиональ тукучы Рузаллия Коткина үткәрде.
Югары Ослан үзәк хастаханәсенең профилактика кабинетында «Өмет утравы» комплекслы үзәге базасындагы көндезге тору төркеменең чираттагы дәресе узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гигиенага багышланган социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр циклын дәвам итәләр.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Регина Фомина «Әни өчен сюрприз» дигән күргәзмә оештырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
2024–2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә яшүсмерләр өчен «Үз-үзең булу ничек мөһим» дигән төркемле дәрес үткәрде.
6 март көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балалар тәрбиячеләр Юлия Ситдыйкова һәм Татьяна Платунова җитәкчелегендә «Игелекле йөрәкләр» махсус хәрби операциясе сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю пунктында булдылар.