Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре өчен бәйрәм чаралары уздырылды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль педагоглар Алена Овсейчик һәм Марта Камалова чара оештырдылар. Бәйрәм концерты күңелле һәм бай эчтәлекле булды: яшь артистлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Балалар әниләре белән төрле күңелле һәм кызыклы бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Ахырда барлык хатын-кызлар да хәйриячеләрдән лаләләр алды.
Социаль педагог Елена Макарова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Бөтен дөнья хатын-кыздан башлана» күңел ачу программасын һәм «Әни елмаюы» рәсем конкурсын уздырды.
Белгеч Марта Камалова «Игелек буыны» һәм «Игелек векторы» отрядлары волонтерлары белән бергә «Үз кулларың белән яхшылык эшлә» акциясе белән социаль хезмәт алучылар йортларына чыктылар. Алар фатирларны җыештырдылар һәм зур булмаган бүләкләр тапшырдылар.
Социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучыларын шәһәрнең иҗат коллективлары котларга килде.
Үзәк хезмәткәрләре арасында «Яле, кызлар» чарасы узды. Быел программа Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга багышланган иде.