Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыра торган технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.
Чираттагы төркемле дәрестә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы социаль хезмәткәрләр квалификацияләрен күтәрделәр. Социаль эш буенча белгеч Эльвира Әхтәмова тормыш сыйфатын яхшырту өчен карауның төп кагыйдәләрен искә төшерде һәм практик дәрес үткәрде.
Карау мәктәбендә һәр катнашучы һөнәри белем ала, шулардан файдаланып, аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең тормышын уңайлырак итәргә мөмкин.