«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр патриотик рәсемнәр ясый

2025 елның 7 марты, җомга

Үсеп килүче буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү дәресләре кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Армия көне» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Чара Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Дәрес «Безнең армия» шигырен тыңлаудан башланды, аннары балалар белән дусларча әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче Виктор Лифанов балаларның игътибарын һәр солдатның авыр, әмма шул ук вакытта җаваплы һәм мактаулы хезмәт башкаруына юнәлтте.

Конкурс кысаларында балалар үзләре сюжет уйлап таптылар, армия хезмәтенең иң мөһим моментларын матур итеп сурәтләргә тырыштылар. Әзер эшләрне уртак композициягә берләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International