ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе

Арча районы укучылары өчен «Татар орнаментында лалә чәчәге» күн брелоклары ясау буенча мастер-классы оештырылды. Чараны «Алгарыш» яшьләр үзәге белгечләре, «Форпост» үзәге җитәкчесе, «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Ютазы районында «Геройларның әниләренә язгы чәчәк бәйләме» акциясе оештырылды. Акциядә шулай ук «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Игелекле кешеләр» волонтерлар хәрәкәте һәм Югары Ослан мәдәният йорты мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр һәм күпбалалы әниләр өчен конкурс үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы уздыра.

Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты базасында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Чарада приют белгечләре һәм Аксубай муниципаль районының профилактика субъектлары вәкилләре катнашты. Утырышка шулай ук әти-әниләр дә чакырылган иде..


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

Гражданнарның аерым категорияләре түләүсез белем һәм һөнәри күнекмәләр ала ала.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

«Киләчәккә билет» программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кибет» сюжетлы-рольле уены үткәрелде.

«Гаилә» милли проекты кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның әниләре һәм әбиләре өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Социаль медиация» технологиясе буенча эш алып барыла. Социаль эш технологиясе буларак медиация якларның иреклелеге, нейтральлеге, конфиденциальлеге һәм тигез хокуклылыгы принципларына нигезләнә, шулай ук медиация үткәрү этаплары катгый үтәлә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International