Арча районы укучылары өчен «Татар орнаментында лалә чәчәге» күн брелоклары ясау буенча мастер-классы оештырылды. Чараны «Алгарыш» яшьләр үзәге белгечләре, «Форпост» үзәге җитәкчесе, «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
Әңгәмәдән соң «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре оригиналь бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Катнашучылар татар милли орнаменты турында белделәр, аны ясау өчен кирәкле материалларны һәм коралларны карадылар.
Балалар зур энтузиазм һәм илһам белән үз куллары белән брелоклар ясадылар.