Ютазы районында «Геройларның әниләренә язгы чәчәк бәйләме» акциясе оештырдылар

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Ютазы районында «Геройларның әниләренә язгы чәчәк бәйләме» акциясе оештырылды. Акциядә шулай ук «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.

Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре янына барып, аларга батырлыклары, сабырлыклары һәм чиксез мәхәббәтләре өчен рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

«Солдат аналары – Россиянең җаны. Алар безнең җиңүдә мөһим роль уйный», – диләр акцияне оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International