Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мавыктыргыч мастер-класс узды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

«Гаилә» милли проекты кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның әниләре һәм әбиләре өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Мастер-класс башында катнашучыларны гадәти булмаган рәсем ясау техникасы алымнары белән таныштырдылар. Аннары мавыктыргыч процесска керештеләр.

Мондый дәресләр көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләрен алучаларының ата-аналары белән социомәдәни эшнең бер юнәлеше булып тора. Бу психологик ярдәм күрсәтүнең һәм ресурс халәтен ныгытуның бик яхшы ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International