«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр сатучы һөнәре белән танышалар

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

«Киләчәккә билет» программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кибет» сюжетлы-рольле уены үткәрелде.

Сюжетлы-рольле уеннарда балалар өлкәннәрнең тормышын һәм хезмәтен сурәтли. Балаларга үзләрен сатучы итеп тою һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтү ошый. Уен барышында балалар үзләре өчен яңа төшенчәләр белән таныштылар. Рәхәтләнеп уйнадылар, сюжетны мөстәкыйль кордылар, уен алмаштыргычларын кулландылар.

Уен аша балалар сатучы һөнәре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International