Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты базасында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Чарада приют белгечләре һәм Аксубай муниципаль районының профилактика субъектлары вәкилләре катнашты. Утырышка шулай ук әти-әниләр дә чакырылган иде.
Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати система аша килгән гаиләдәге иминсезлек турында сигнал карталарын карау кертелде.
Дүрт гаилә каралды, балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре өчен тернәкләндерү чаралары комплексы эшләнде. Шулай ук гаилә белән эшләү нәтиҗәләре каралды, ата-аналарга киңәшләр бирелде.