Гражданнарның аерым категорияләре түләүсез белем һәм һөнәри күнекмәләр ала ала.
2024 елда чаралар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. 2024 елда 4 385 татарстанлы белем алды. Укучыларның дүрттән бер өлешеннән күбрәген мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре тәшкил итте.
2025 елдан әлеге категория гражданнарны укыту чараларын гамәлгә ашыру «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында дәвам итәчәк.
2025 елдан яңалыклар:
- дүртенче федераль оператор өстәлә;
- гражданнарның барлык категорияләрен укыту хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр исемлеге нигезендә гамәлгә ашырылачак. Исемлеккә 360 һөнәр керә;
- укыту чараларын гамәлгә ашыруның өстенлеге – эш бирүчеләрне кирәкле һөнәрләр кадрлары белән тәэмин итү, шуңа күрә 360 һөнәрнең төп өлешен эшче һөнәрләре һәм сәнәгать, ИТ-тармак, ветеринария, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм төзелеш өчен белгечлекләр тәшкил итә.