Министрлык балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча иң яхшы программага конкурс үткәрә

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы уздыра.

Конкурсның максаты – балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү, көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә корбаны булган балаларны тернәкләндерү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү.

Конкурста Министрлык карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләре катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Җаваплы ата-аналык формалаштыру, балаларга карата рәхимсез карашны алдан кисәтү;

- Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның виктим үз-үзләрен тотышын профилактикалау;

- Рәхимсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү.

Гаризалар 2025 елның 1 апреленнән 21 апреленә кадәр кабул ителә.

Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр:

8 (843) 598-31-96 телефоны буенча (өстәмә 737);

Казан ш., Петербург ур., 40 йорт, 205, 303 кабинетлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International