«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Игелекле кешеләр» волонтерлар хәрәкәте һәм Югары Ослан мәдәният йорты мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр һәм күпбалалы әниләр өчен конкурс үткәрделәр.
Конкурс елмаю һәм эчкерсез хисләр белән тулы җылы атмосферада узды һәм һәр катнашучыга үз сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирде. Барлык катнашучылар да үз номинацияләрендә җиңүче булды, ә «Дөньяны үзгәртүче хатын-кыз» исемен дүрт бала тәрбияләүче Наталья Яшанова яулады.
Бу бәйрәмне үткәре күпсанлы иганәчеләр һәм партнерлар ярдәме белән мөмкин булды.